Район аграрийлары сабан бөртеклеләрен чәчүне төгәлли

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Район аграрийлары сабан бөртеклеләрен чәчүне төгәлли

 

31 майга район хуҗалыклары һәм фермерлары 28391 гектарда бөртекле культуралар чәчкән, бу планның 93,5% ын тәшкил итә.

«Алга» колхозында, « Красный  Восток»,«Северное» һәм «Востокзернопродукт» бүлекчәләрендә, шулай ук «Трио», «Элита» һәм «ЭлитаМ» хуҗалыкларында бөртекле культуралар чәчүне төгәлләделәр. Шулай ук 9238 гектарда техник һәм 6570 гектарда азык культуралары чәчелгән. Шулай итеп, районда барлыгы 44199 гектарда чәчелгән. Традиция буенча иң яхшы чәчү чоры механизаторлары югары күрсәткечләргә ирештеләр.

Узган атнада чәчү лидерлары-Алексей Матвеев, Александр Чубыкин, Владимир Савельев һәм Ринат Ситдыйков. Хезмәтләре өчен аларга район башлыгы Сергей Демидов рәхмәт белдерде. Ул алдынгыларга акчалата сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International