«Исерек» машина йөртүчеләрнең фотоларын район газетасында бастырачаклар.

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Процесс ачык. Төшерәчәкбез.
«Исерек»  машина йөртүчеләрнең фотоларын район газетасында бастырачаклар.
Узган атнада безнең район юлларында тәртип сакчылары тарафыннан 10 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган. Ә агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше яраланган. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Зыян күрүчеләр белән 3 юл-транспорт һәлакәте дә "Казан-Оренбург" автомобиль юлында булган.
Еш кына юлларда барысы да машина йөртү осталыгына бәйле түгел: хәлләрнең агымы зур роль уйный. Тик бу очрак исерек шоферларга кагылмый. Бу җинаятьчеләр, җәяүлеләргә,ә алар арасында башка автомобильчеләрнең балаларыда булуын белә торып, үлем куркынычы  тудырып ,  руль артына утыралар. Элек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган 30-39 яшьлек урта яисә урта махсус белемле ир-атлар,   узган ел ешрак юл-транспорт һәлакәтләрендә исерек килеш катнашкан, дип хәбәр итә ТАСС. Исерек билгеләре булган юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан машина йөртүчеләрнең күбесе урта яки урта махсус белемле.
Бәхеткә, мондый йөртүчеләрнең бер өлеше ЮХИДИ профилактик операцияләре вакытында ачыклана. «Төрле графиклар буенча «Тоннель», «Җәяүле», «Җәяүлеләр кичүе», «Кесә телефоны», «Бала баш пассажир» кебек махсус профилактик операцияләр үткәрелә, - дип сөйли башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин. - 2022 елның гыйнварыннан апрель аена кадәр юл-патруль хезмәте нарядлары белән 2000гә якын кеше җаваплылыкка тартылды. Ә юл-транспорт хәлен тотрыкландыру өчен юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм шартларын ай саен анализлау оештырылды».
Хәзерге вакытта Россиядә исерек халәттә автомобиль белән идарә итү 30 мең сум штраф һәм ел ярымга кадәр хокуктан мәхрүм итү белән җәзалана. Кабат бозу 50 мең сумлык штраф һәм өч елга машина йөртү таныклыгын алу белән яный.
Газета редакциясе суд залыннан «исерек»  машина йөртүчеләрнең фотосурәтләрен бастырып чыгару хокукын калдыра. Без исерек гражданнарның руль артына утырмауларын һәм юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарының азрак булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International