Бүген Биләрдә Татарстан мөселман дөньясы өчен мөһим чара узды. Анда ТР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин һәм ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин катнашында«Мөселман шәһәре: Монголларга кадәрге Биләр»дигән күчмә семинар үтте. Фәнни һәм дини бергәлекләрнең очрашуы Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева билгеләп үткәнчә, бүген дини берләшмәләр, гадәттәгечә, Татарстан халыкларын берләштерә: «Без сезне борынгы Биләр җирендә сәламләвебезгә шатбыз.
Алексеевск районы-төрле диннәр берлегенең ныклыгы үрнәге. Ә Биләр-безнең районның энҗе бөртеге».
Рөстәм хәзрәт һәм Павел атакай сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.
Биләр шәһәрлеге һәм Биләр Җәмигъ мәчете калдыклары буйлап күзәтү экскурсиясеннән соң, Делегация мәдәният йортына күчте, анда ислам динен кабул итү турындагы фәнни-тикшеренү докладлары буенча фикер алыштылар.
Чара җирле мәчеттә көндезге намаз белән тәмамланды.