Татарстан эшмәкәрләре 29 млрд. сум дәүләт ярдәме алды
Бизнесменнар федераль һәм республика ярдәм программаларыннан файдалана.
Татарстан финанс ярдәме программаларына гаризаларның күбесе хуплана.
Мәсәлән, хәзерге вакытта бирелгән 500 гаризаның гомуми суммасы 644 млн сумнан артык булган 330 ы хупланган, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.