Балык күп булсын өчен

2022 елның 27 мае, җомга

Алексеевскида балыкчылар ясалма уылдык чәчү урыны булдырдылар.

"Юл төзүчеләр" паркыннан ерак түгел балык оялары барлыкка килде. ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балыкчылар һәм аучылар Камада үзара бәйле чыршы ботакларыннан торган ясалма уылдык чәчү урынын ясадылар.

«Бу табигый су үсемлекләре булмаган урыннарны балыкландыру өчен эшләнгән. Шулай итеп балык агач ботакларына уылдык чәчәчәк һәм Каен утравыннан ерак түгел аның саны артачак», - дип хәбәр итте Дәүләт комитеты инспекторы Сергей Самсонов.

Ясалма уылдык чәчү урынының озынлыгы 300 метр тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, районда мондый чаралар арта бара: кышын боз астына кислород кертү өчен  бәке бораулау буенча чаралар үткәрелә,  Камага маймычлар җибәрелә  , урманнарда җәнлекләр өчен  ашату урыннары куела. Ә бу, дәүләт- табигатьне саклау һәм табигый байлыкларны арттыру белән кызыксына дигән сүз. Бу ресурслардан турыдан – туры файдаланучылар-район флорасы һәм фаунасы байлыгына һәм төрлелегенә үз өлешләрен керткән балыкчылар һәм аучылар бу эштә актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International