"Балалар илне сүрәтли "

2022 елның 27 мае, җомга

"Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле бүлекчәсендә һәм Алексеевскида соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан уздырылган линейкаларда "Балалар илне сүрәтли"республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне котладылар.

Быелгы җиңүчеләр: Фадеев Илья (Ерыклы төп гомуми белем бирү мәктәбе), Антипова Виктория (Левашово  төп гомуми белем бирү мәктәбе), Бурченков Антон (Левашово төп гомуми белем бирү мәктәбе), Гельжинис Валерия (Левашово төп гомуми белем бирү мәктәбе), Машина Цветана (Левашово төп гомуми белем бирү мәктәбе), Җамалиев Илһам (Олы Тигәнәле төп гомуми белем бирү мәктәбе), Мингулов Антон (Лебедино төп гомуми белем бирү мәктәбе), Турнирина Анна (Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе,  АГББ 1нче мәктәбе), Храмушкин Илья ( АГББ 3нче мәктәбе), Арсланов Нияз (АГББ 1нче мәктәбе). Балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурска барлыгы 50гә якын рәсем килде. "Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы"," Без - имин юллар өчен"," Без үз Ватаныбызның патриотлары "номинацияләре буенча 10 иң яхшы эш Казанга юл тотачак. Анда республика этабына нәтиҗәләр 12 июньдә ясалачак. Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз һәм балаларга киләчәктә дә якты җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International