«Алексеевск чаң кагулары-2022»

2022 елның 27 мае, җомга

4 июнь көнне ш.т. б. Алексеевскида «Алексеевск  чаң кагулары – 2022»XX  чаң чыңы фестивале узачак.

 Чаң чыңы осталары кунакларны үзенең таланты белән сөендерәчәк , ә   чаң тавышын яратучылар, илнең барлык почмакларыннан килгән , чаң кагучыларның чыгышларына хозурлана алачак.

Фестивальнең темасы - «Россиянең рухи маяклары: Ышану,  дин, гаилә, Ватан!».

Фестивальдә Мәскәү, Минск, Казан, Самара, Ярославль, Түбән Новгород, Саратов, Волгоград, Сергиев Посада, Воскресенск, Бронница, Ижевск, Яр Чаллы, Чистай, Алексеевск һәм башка шәһәрләрдән  чаң кагучылар катнашачак.

Сәхнәгә рухи һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары чыгачак.

Фестиваль традициясе буенча кунакларны «Осталар шәһәре» - халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе сөендерәчәк. «Алексеевск   чаң кагулары-2022» кичке концертының хедлайнеры «Партизан FM»төркеме булачак. Бәйрәмгә килегез! 0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International