Алексеевскида балыкчылар ясалма уылдык чәчү урыны булдырдылар.

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Алексеевскида балыкчылар ясалма уылдык чәчү урыны булдырдылар.
«Юл төзүчеләр» паркыннан ерак түгел балык оялары барлыкка килде.
ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балыкчылар һәм аучылар Камада үзара бәйле чыршы ботакларыннан торган ясалма уылдык чәчү урынын  куйдылар.
«Бу табигый су үсемлекләре булмаган урыннарны балыкландыру өчен эшләнә. Шулай итеп балыкка агач ботакларына уылдыкны чәчү мөмкинлеге туачак һәм Каен утравыннан ерак түгел аның саны артачак», - дип хәбәр итте Дәүләт комитеты инспекторы Сергей Самсонов.
Ясалма уылдык чәчү урынының озынлыгы 300 метр тәшкил итә. Заря газетасы хәбәре  буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International