Эшмәкәрләр белән очрашу

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Алексеевскида районның эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашу узды. Эшлекле чара муниципалитет башлыгы Сергей Демидов, ТР Сәүдә-Сәнәгать Палатасының икътисад мәсьәләләре буенча Рәисе урынбасары С.В. Карпухин һәм Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе башлыгы А. Г. Газизов катнашында узды.
Диалог форматында эшмәкәрләрнең салым һәм финанс грамоталылыгы темасы буенча семинар үткәрелде. Сүз кече бизнес өчен салым салу режимнары, хисаплылык үзенчәлекләре, шулай ук салым түләүнең ташламалы шартларына  да кагылып үтте. Очрашу ахырында, һөнәри бәйрәм алдыннан, эшмәкәрләр Ольга Чунина, Павел Голубев, Илнур Садыйков һәм Илья Гунин Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International