2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэкына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналар өчен лагерьларда булу мөмкинлеге турындагы һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Садыков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Реснубликасы яшьләр эшләре министрлыгының ",Җәй" балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүне, ялларын һәм мәшгульлеген оештыру Республика үзәге директоры Дәүләтчин Илдар Локман улы , Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Тимирясова Асия Виталий кызы.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 26 майда 10:00 дән 12:00 гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 26 маена кадәр 10 сәгатькә кадәр кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm .