Олы тормыш : маршрут төзелгән. Алексеевск укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Ромодан мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучыларны сәламләделәр. "Мәктәп тормышы тәмамлану күпмедер дәрәҗәдә балачакның мәшәкатьсез чоры тәмамлануын аңлата. Алда-мәктәп чыгарылыш имтиханнары, һөнәр сайлау, ә аннары эшкә урнашу. Без һәрвакыт сезнең туган районыгызга кайтуыгызны көтәбез, биредә сез бөтен потенциалыгызны тормышка ашыра аласыз. Хәерле юл, балалар!"- дип чыгарылыш сыйныф укучыларын Сергей Демидов котлады. "Бүген сезнең өчен генә түгел, ә сезнең укытучыларыгыз, ата-аналарыгыз өчен дә дулкынландыргыч көн. Беркайчан да әти-әниләрегез биргән, җылылык һәм ярдәмне, остазларыгыз биргән белемнәрне онытмагыз,чөнки алар сезгә аны бөртекләрдән җыеп тапшырган . Сез-Татарстанның киләчәге. Сезгә иҗади һәм шәхси җиңүләр телим!"- дип котлады Федор Батков.
Укытучылар һәм ата-аналар исеменнән чыгарылыш сыйныф укучылары адресына дулкынландыргыч сүзләр яңгырады. Барысы да алда, егетләр. Юлларыгызга ак келәм!
.