Тәрәзәләр- балалар өчен югары куркыныч чыганагы
Тәрәзәдән егылу-балалар имгәнүнең һәм үлем-китеменең төп сәбәпләреннән берсе. Балалар ачык тәрәзә алдында ,табигый кызыксынучанлыклары аркасында, тукталып кала алмыйлар. Баланың тәрәзәдән егылып төшүе белән бәйле аяныч хәлдән саклану өчен, сезгә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- фатирда тәрәзәләрне ачып җилләткәндә , баланың бу вакытта күз уңында булуына инаныгыз;
- җилләгәндә фрамугалар һәм форточкалар ачыгыз. Әгәр сез барыбер тәрәзә ачасыз икән, ул чакта азгына, иң күбе 10 смга ачыгыз, бу максат өчен чикләгечләр куегыз;
- балага өлкәннәрдән башка балконга чыгарга рөхсәт итмәгез.
- Беркайчан да фатирда йоклаучы баланы ялгыз калдырмагыз. Бала уянырга һәм ачык тәрәзәгә менәргә мөмкин;
- тәрәзә яныннан бөтен җиһазларны, шул исәптән караватларны алыгыз. Бу сабыйның тәрәзә төбенә очраклы эләгүен булдырмый калырга ярдәм итәчәк;
- балага тәрәзәнең ничек ачылуын күрсәтмәгез. Ничек соңрак ул тәрәзәне мөстәкыйль ачарга өйрәнә,шуның кадәр аның фатирда булуы куркынычсызрак булачак;
- баланы тәрәзәдән яки балконнан урамга карар өчен урындык яки башка җайланманы аяк астына куярга өйрәтмәгез. Алга таба, мондый юл белән эш иткәндә, ул тышкы якка күбрәк сузылып, тәрәзәдән (балконнан) егылырга мөмкин;
- Черки челтәрләре аеруча зур куркыныч тудыра: бала алда нинди дә булса каршылыкны күрә, аңа ышанычлы дип таяна һәм нәтиҗәдә, челтәр белән бергә егылып төшә, чөнки ул хәтта иң кечкенә яшьлек сабыйның авырлыгына да исәпләнмәгән;
- әгәр 5-7 яшьлек бала фатирда берүзе калудан курка икән, аны хәтта кыска вакытка да калдырмагыз. Еш кына курку хисе тоеп, балалар тәрәзә яки балконнан ата-аналарын күрергә өметләнеп, анда менәләр ,һәм бу аларның егылып төшүенә китерергә мөмкин;
- әгәр сез балага тәрәзәдән нәрсә дә булса күрсәтәсез икән,һәрвакыт аны бик нык тотыгыз, сабыйның кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, учларыгызны коры тотыгыз, баланы кием — салымыннан тотмагыз. Тәрәзәләрне урнаштыручы махсус ширкәтләргә мөрәҗәгать итеп, үзегез өчен уңайлы тәрәзә тибын сайларга була. Яшь балаларның игътибарын тәрәзәләргә юнәлтмәү күпкә акыллырак.
Кадерле әти-әниләр, мөмкин булса, кечкенә баланы ялгыз калдырмау яхшы, ә аны үзегез белән алып йөрү күпкә тынычрак һәм куркынычсызрак.
Сабыйларны өйдә калдыру аларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, шуңа бәйле рәвештә, балигъ булмаганнарның ата-аналары яки башка законлы вәкилләре Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 5.35 маддәсе (ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү) буенча биш йөз сумга кадәр штраф салу, балигъ булмаган үсмер үлгән очракта, гаепләре булса ата-аналары яки балигъ булмаганның башка законлы вәкилләре Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 статьясындагы 1 өлеше буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин,һәм ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
ТР Алексеевск районы прокуратурасы