Алексеевск районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Алексеевск районында яңа техниканы беренчеләрдән булып зур эш стажы һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары булган педагоглар алды. Аларга ноутбукларны район башлыгы Сергей Демидов һәм Ак Барс банкы сату офисы җитәкчесе Венера Залакова тапшырды. Барлыгы 146 Алексеевск педагогы яңа техника алачак.

Татарстанда ноутбукларны яңарту буенча масштаблы проект цифрлаштыру елы кысаларында тормышка ашырыла. Барлыгы 12 мең укытучы яңа ноутбуклар алачак.

«Хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә спонсорлык ярдәме - социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше. Мәгариф безнең игътибар үзәгендә. Шуңа күрә банк әлеге проектка ярдәм итмичә кала алмады », - дип билгеләп үтте Венера Залакова.

Аның сүзләренә караганда, бүләк ителгән ноутбуклар Татарстанның ICL предприятиесендә җитештерелгән. Ноутбукларга үзебезнең «Минем Офис» һәм «Р7 — офис»эшләнмәләренең офис программалары урнаштырылган. Офис пакетлары Microsoft Office ның аналоглары булып тора   һәм үз эченә текст , таблица  редакторы , шулай ук презентацияләр редакторларын ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International