Алексеевскилылар - Ислам бәйрәмендә

2022 елның 24 мае, сишәмбе

   Бер көнгә Бөек Болгар Татарстан Мәккәсенә әверелде. Анда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Бәйрәмдә алексеевскилылар да булды.
Традиция буенча барлык кунаклар, хаҗилар, мөселманнар уртак бәйрәм намазын укыды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бәйрәм 20 меңнән артык кунакны берләштерде.
Болгар җирендә бәйрәм итү кысаларында Ислам университеты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Коръән уку буенча "Илаһи моң"дигән Халыкара конкурс оештырды. Урта Тигәнәле мәчете имамы Рәмис Фәсахов I дәрәҗә лауреат булды.
Рәмис хәзрәткә Коръән уку белән чараны ачу хокукы бирелде.
Ә менә безгә Алексеевск районыннан хаҗилар, сәфәр турында ниләр сөйләделәр:
«Алексеевск районы мөселманнары традицион  «Изге Болгар җыены " нда зур шатлык белән катнаштылар, - дип сөйли Зөлфирә Шәйхетдинова, -  Шимбә көнне без, район мөселманнары, иртә таңнан алты автобус белән Изге Болгарга, Татарстанның Спас районына,  мөселманнар ислам динен кабул итү бәйрәме уздырыла торган җиргә киттек. Анда ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән: Казахстан, Башкортстан, Чувашия, шулай ук Оренбург, Волгоград, Түбән Вартовск, Норильск, Калининград шәһәрләреннән хаҗилар килә. Бу юлы да шулай булды. Көн уртасында Җәмигъ мәчете территориясендә күмәк намаз укылды. Кешеләр тынычлык, иминлек, барыбызның да тату һәм бердәм яшәүләрен теләп дога кылдылар.
Ел саен үткәрелә торган традицияне дәвам итеп, бу көнне ярминкә эшләде, анда халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре, сувенирлар, камыр ризыклары, милли аш-су һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителде.
Мин монда ел саен киләм, һәм монда һәр тапкыр уңай якка үзгәрешләр күп була. Елдан-ел әлеге бәйрәмне оештыру мине үзенең масштабы белән таң калдыра. Быел безнең делегация өчен район башлыгы Сергей Демидов безнең сәфәр өчен алты автобус бүлеп бирде. Сәфәр алдыннан юлчыларга юлга паек тараттылар. Сәфәрне, исемлекләрдән башлап, кире юлга кадәр, Рөстәм хәзрәт кураторлык итте. Изге гамәлләрегез һәм төгәл оешканлыкларыгыз өчен зур һәм ихлас рәхмәтемне җиткерәм! Илебез, республика һәм районның чәчәк атуын  теләгән догаларыбызны кабул итсен!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International