«Алексеевск чаң кагулары-2022»
4 июнь көнне ш.т. б. Алексеевскида «Алексеевск чаң кагулары-2022»XX кыңгырау чыңы фестивале узачак.
Кыңгырау чыңы осталары кунакларны үзләренең осталыклары белән сөендерәчәк, ә чаң тавышын яратучылар илнең барлык почмакларыннан килгән чаң кагучыларның чыгышларына хозурлана алачак.
Фестивальнең темасы - «Россиянең рухи маяклары: ышаныч,соборлык , гаилә, Ватан!».
Фестивальдә Мәскәү, Минск, Казан, Самара, Ярославль, Түбән Новгород, Саратов, Волгоград, Сергиев Посада, Воскресенск, Бронница, Ижевск, Яр Чаллы, Чистай, Алексеевск һәм башка шәһәрләрдән чаң кагучылар катнашачак.
Сәхнәгә рухи һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары чыгачак.
Фестиваль традициясе буенча кунакларны «Осталар шәһәре» - халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе сөендерәчәк. Бәйрәмгә килегез! 0+
«Алексеевские перезвоны-2022» кичке концертының хедлайнеры «Партизан FM»төркеме булачак..
