30 мартта Президентныың Мәдәни инициативалар фондының грант конкурсына йомгак ясалды. Әлеге фондтан Алексеевск районының өч белем бирү оешмасы ярдәм алды, алар арасында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе дә бар иде.
Проект «Иске һөнәрнең тере җепләре»дип атала. Проектның төп идеясе һәм аның уникальлеге «Балалар иҗаты үзәге» һәм Алексеевск нәфис туку фабрикасының уртак эшчәнлегеннән гыйбарәт.
Балаларны өйрәтү Якшәмбе мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге базасында оештырылачак. Уку нәтиҗәсендә балалар иҗат үзәгенең тәҗрибәле укытучылары, нәфис туку фабрикасы осталары җитәкчелегендә 7-15 яшьлек балалар үзләренең кече ватанының туку тарихы белән танышачаклар, традицион техник җиһазлар (төрле конструкцияләрдәге тукыма станоклары: горизонталь, вертикаль, өстәл, бердо, такталар) ярдәмендә кул белән тукуның классик алымнарына өйрәнәчәкләр, тукымадан эшләнмәләр ясау технологияләрен үзләштерәчәкләр.
Проектның җитәкчесе -МБӨББУ «Балалар иҗат үзәге» директоры Н.А. Шалкинская, ул иҗади команда җыеп, бердәм эшләве нәтиҗәсендә грантка ия булды.