Ирина Фионина көндез авыруларга ярдәм итә, ә эштән соң спорт костюмын кия һәм шәхси марафонын йөгерә.
Хезмәт сөючәнлек һәм спорт рухының уникаль үрнәге-Алексеевск РҮХ хезмәткәре Ирина Фионина.
Кышын аз-маз кар явуга аны чаңгы базасында табарга була . Җәй көне ул көн саен күп чакрымлы дистанцияне йөгереп үтә, урман буйлап велосипедта йөри яки көнне бадминтон кортында тәмамлый. Ә шушы көннәрдә Ирина район командасы составында өч чакрымлы "Казан марафоны"н йөгереп үтте.
Ул безгә эш халатын кроссовкалар белән ничек берләштерә алуы турында сөйләде.
«Спорт минем өчен һәрвакыт беренче планда. "Казан Марафоны" ның өч чакрымлы дистанциясен мин 16,29 минут эчендә уздым.Кояшлы һава торышы да , кәеф тә бәйрәмчә иде.Бу, һичшиксез, мондый нәтиҗәгә ирешүдә ярдәм итте. Әмма әзерлек тә бер айга якын вакытны алды. Мин көн саен 4 км йөгердем. Яраткан эшем белән спортны мин бик гади рәввештә берләштерәм: эш графигы бик уңайлы, тренировкаларга вакыт табарга мөмкинлек бирә. Ә алар минем язылган: ярты сәгать йөгерү, бер сәгать йөзү, сәгать ярым велосипед узышы һәм сәгать ярым – бадминтонга. Һәм көннән-көн шулай. Спорт белән мин инде 8 ел шөгыльләнәм. Ә мине бу эшкә Рафаэль Рифович Гайсин этәрде, мине төрле ярышларда район үзәк хастаханәсе командасы өчен чыгыш ясарга тиешлегемә ышандырды. Минем беренче ярышлар чаңгы ярышлары иде. Аннары минем тормышымда бадминтон барлыкка килде. Без спартакиадаларда алдынгы урыннарны яулый башладык. Чаңгы минем йөрәгемдә аерым урын алып тора. Биш ел элек Алексеевскида чаңгы клубы барлыкка килде. Ул чаңгы сөючеләрне берләштерде һәм күптән түгел үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте. Спорт клубы-ул тренировкалар гына түгел,ә кешеләр-мин бик ярата торган команда. Иң мөһиме, һәрвакыт позитив һәм яхшы кәефтә булу. Минем девиз: "Спортсыз бер көн дә!»
Ирина Фионина белән Казан марафонын тагын 30 алексеевскилы йөгерде, алар арасында өлкәннәр һәм балалар, табиблар һәм коткаручылар, яшь гаиләләр һәм тәҗрибәле спортчылар.