Беренче сабыйлар Алексеевск районында да күренде.
Яшь булуга карамастан, поши балалары инде шактый иркен йөри. Хәзер алар артык зур түгел һәм якты- соргылт төстә , әмма бер елдан соң барысы да үзгәрәчәк. Өлкән пошилар 2,5 метрга җитә.
«Гадәттә безнең төбәктә пошилар май аенда барлыкка килә. Беренче вакытта поши баласы урыныннан китми һәм куркыныч туганда җиргә сыена, әмма бик кыска вакыттан соң инде ул аягында ышанычлы басып тора һәм яшь каен һәм усак яфракларын ашый башлый . Аларны, гадәттә, үлән һәм урман ешлыгында ешрак очратырга була», - дип билгеләп үтә ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков.
Ведомство хезмәткәрләре кыргый хайваннарның балаларына кагылмавыбызны сорый. Өлкән хайван янында күренмәсә дә, бу поши балаларының ташланган булуын аңлатмый – әнисе һәрчак янәшәдә була.
ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча.