Йорт яны участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында.
Йорт яны участогы чикләре эчендәге газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу өчен факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия,80000 меңнән артмаган очракта, үз составында Бөек Ватан сугышы ветераннары, I һәм II төркем инвалидлары яки инвалид баласы булган гаиләләргә бирелә. Шулай ук түләүгә күп балалы гаиләләр; бер кешегә 10 000 сумнан кимрәк керемле гаиләләр; аена 10 000, 01 дән-19 000 сум керемле гаиләләр исәп тота ала. Субсидия 60 000 сумга кадәр бирелә.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия бер йортка бер тапкыр бирелә. Субсидия бирү турында гаризаны 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.
Бер тапкыр бирелә торган субсидияне бирү өчен кирәкле документлар исемлеге: эшләр башкаруга подряд килешүе; йорт яны участогы чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты; йорт яны участогы эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр өчен түләүне раслаучы документ; газ бүлү системасы объектын кабул итү акты яки тоташтыру турында акт; торак бинага хокук билгели торган документ. Бер тапкыр бирелә торган субсидияне гаилә керемнәрен исәпкә алып бирелә торган мөрәҗәгать итүчеләр өстәмә рәвештә керемнәр турында документлар тапшыралар.
Мәгълүмат алу өчен Телефон: 8(84341) 2-37-73, 2-53-01.