Һәр язны Алексеевск районы эзтабарлары «Хәтер вахтасы»на китә.
2022 нче елда Алексеевскидан «Звезда» һәм Биләрдән «Яшьармеец» эзтабарлар отрядлары Волгоград өлкәсенең Городище районына баруда искәрмә булмады. Анда вермахтның Сталинград группировкасын боҗрага алырга омтылып, 1942 елда канкойгыч сугышлар уза, һәр көнне меңләгән кеше һәлак була.
Быел Сталинград сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан Мин, «Заря» газетасы корреспонденты Алексей Вангаев, «Звезда» эзтабарлар отряды белән бергә , «район газетасы» укучыларына эзтабарлар елдан-ел һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен җирдән чыгарырга омтылулары турында сөйләү өчен,вакыйгалар урынына юл тоттым.
Шунда ук шунысын да билгеләп үтәсе килә, инде озак вакытлар бөтен Россиядән килгән кешеләр ,үз гомерләрен безнең буынның кайгысыз тормышы өчен биргән ,һәлак булган геройларның исемнәрен ачыкларга омтыла. Кагыйдә буларак, һәлак булган солдатларның күбесе мәңгегә исемсез кала. Моңа шәхсән үзем дә дүрт көн эчендә инандым.
«Звезда» лагере зур Ерзовка авылыннан 7 километр ераклыкта, Волгоградтан 5 километр ераклыкта урнашкан. Безнең лагерь янында Чистайның «Выстрел» эзтабарлар клубы эзтабарлары һәм « Волга»дан волгоградлылар басты. Безнең лагерь берничә палаткадан, учак һәм ризык кабул итү өчен өстәлдән тора иде. Смена башында эзләнү эшчеләренең мөһим миссиясе турында искә төшерелеп ,тантаналы рәвештә ,Алексеевск районы флагы һәм Җиңү байрагы күтәрелде .
Иртәнге аштан соң, «Газель» кә щуплар, көрәк, миноискатель, су һәм берничә банка консерва төяп, отряд әгъзалары казырга китә. Лагерьдан өч-җиде чакрым ераклыкта эшләргә туры килде. 80 ел элек булган вакыйгаларның масштабларын тирә-юньдә качыр урыны да булмаган далаларга охшаган кырларны күргәч аңлыйсың. 1942 елның җәендә дошман Иделгә чыгарга ыргыла, һәм август аена Сталинградтан төньяктарак моңа ирешә. Немец танклары оборонаны өзеп, шәһәргә юнәләләр. Рәсми хроника менә ниләр сөйли: "шул ук вакытта 24нче армия, 66нчы армия һәм 1нче Гвардия Армиясе Ерзовка районындагы шәһәрдән төньякка Иделгә ыргылган көндәшнең 14 нче танк корпусының частьләрен өлешләргә аерырга омтылганнар. Контрударлар вакытында совет гаскәрләре Котлубань, Россошка станциясе участогында немецларның алга баруын туктатырга һәм шулай аталучы«коры җир күпере» н бетерергә тиеш була. Зур югалтулар бәрабәренә гаскәри бүлекчәләр бары тик берничә километрга гына алга китә алдылар".
Бу коры юллар артында совет солдатларының бу көннәрдә сугышып, Сталинградны штурмлаган немец гаскәрләрен, дошманның төп көчләреннән өзәргә омтылып,меңәрләп һәлак булуын аңларга кирәк. «Звезда» эзтабарлар отряды җитәкчесе Владислав Осянин (пистолеттан алынган кобура төшерелгән фотода) сүзләренә караганда, ул вакытта дошман ут нокталары челтәрен-пулеметлар, минометлар, артиллерия, окоптагы солдатларны үз эченә алган биеклекләрдә саклау линиясен булдырган. Безнең солдатларга бу басуларда ,ачык урында, тыгыз ут астында ,биеклектәге немецларга һөҗүм итәргә туры килгән. Безнең гаскәрләрнең гаять зур югалтулар кичерүе, гаҗәп тә түгел. Меңләгән гомерләр бәрабәренә бертуктаусыз һөҗүм итүче гаскәрләр, Сталинград оборонасына үз өлешләрен кертеп, немецларның көчләрен үзләренә караталар. Алар үзләренең мөһим рольләрен уйный һәм шәһәр бирешми. Басулар ул вакытта кызыл армиячеләрнең гәүдәләре белән тулган була. Эсселек шартларында һәм туктамый торган сугышларда барлык солдатларны да санитар каберлекләргә күмгәннәр. Сугышта һәлак булучыларны исәпкә алу белән шөгыльләнү авыр була, бөтен кешене дә күмеп булмый, күбесе 1943 елның язына кадәр кар белән капланган сугыш кырларында ятып кала. Сталинград янында дошманнар төркеме җимерелгәч, сугышлар көнбатышка күчкәч, махсус отрядлар һәм җирле халык таркалган гәүдәләрне җыеп күмә... әлбәттә, сугышчыларның күп өлеше туганнар каберлегендә күмелә, ләкин сугышларның масштабы шулай зур була ки, барысын да оешкан төстә эшләү мөмкинлеге булмый, һәм еш кына солдатларны өч-биш кешене бергә, тирән казымыйча җирлиләр . Өстәвенә, снаряд шартлауларыннан үлүчеләрнең җир белән күмелүе, аларны анда мәңгегә калуы очраклары да күп була. Хәбәрсез югалган кешеләр Ерзовка янында меңнәр. Шуңа күрә ел саен бирегә Сталинград сугышының билгесез солдатларын күтәрү өчен бөтен Россиядән эзтабарлар килә.
Минем кырга беренче килгән көнне ,безнең отрядка , эшкә сугышчының җәсәдләре яткан чокырны бирделәр. Аны Әлмәтнең "Татнефть эзләү" отрядыннан эзтабарлар тапкан, әмма казу эшләре шөгыльләнергә вакытлары булмаган һәм аны безгә тәкъдим иттеләр. Гомумән, эзләүчеләр арасында «минем-синең " дигән төшенчә юк-анда бөтенесе көче һәм мөмкинлеге булган кешеләр казый. Бер казуда төрле эзләнү отрядларыннан килгән кешеләр эшләү очраклары да аз түгел. Шулай итеп, чокырга килгәч,калдыкларны алырга җайлы булсын өчен, без аны киңәйтергә керештек. Катлам артыннан катламны ачкач, без башка кеше калдыкларына да юлыктык.Аңлашылганча бу ике сугышчы калдыгы иде. Сугышчыларның сөякләрен һәм шәхси әйберләр зарарламас өчен,хәзер безгә казу урынын тагын да киңәйтергә ,шулай аталучы археологик өстәл ясарга туры килде. Эзтабарлар җәсәдләргә юлыгуга, көрәк белән казыну туктатыла, һәм җир белән бергә сөяк, шәхси әйберләрне яки кызылармияченең исеме һәм фамилиясе язылырга мөмкин булган көтелгән медальонны юкка чыгармас өчен кул һәм пычак белән җентекле эш башлана. Шуңа күрә чокырдан күтәрелгән бөтен җир җентекләп карала. Скелет белән, кагыйдә буларак, тәҗрибәле эзтабарлар эшли.