Район ветераннарын юбилей даталары белән котладылар

2022 елның 17 мае, сишәмбе

9 май көнне Кыркүл авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Суркова Надежда Мефодьевна 95 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.

Юбилярга Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм Сергей Демидовтан бүләкләр тапшырылды. Надежда Мефодьевна Кыркүл авылында күп балалы гаиләдә туып   үсә. Сугыш елларында Чистай шәһәрендә эвакуацияләнгән Волгоград заводында хәрби техникага запас частьләр әзерләү буенча эшли. Сугыштан соң Надежда Мефодьевна туган Кыркүлгә кайта һәм кияүгә чыга. Колхозда бозау караучы булып эшли. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта аның өч кызы һәм дүрт оныгы бар, алар еш кына аның янына киләләр. Надежда Мефодьевна үткән елларын рәхмәт сүзләре белән искә ала, балалары һәм оныклары уңышларына куанып яши. 95 яшендә ул урында утырырга теләми,   хуҗалык алып бара. Авылдашлары аның  ихтирамлы  картлыгы – аның нәтиҗәле тормыш юлы һәм кешеләргә карата  уңай мөнәсәбәте өчен бүләк, диләр.

 

***

 

8 май көнне Тигәнәле Болак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Плотникова Ульяна Ивановнаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Ульяна Ивановна Тигәнәле Болак авылында туа. 13 яшеннән «Карл Маркс» колхозында дуңгыз караучы булып эшли башлый, аннан «Победа Сталина» колхозында бозау караучы һөнәрен үзләштерә, «Разумовский»совхозында эшли. 1970 елдан лаеклы ялга чыкканчы Тигәнәле Болак башлангыч мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Ике бала тәрбияләп үстерә. Ульяна Ивановнаның 7 оныгы, 14 оныкчыгы һәм 10  оныкчыкларының балалары бар.

***

 

11 май көнне Алексеевск ш.т. бистәсендә яшәүче тыл хезмәткәре,хезмәт ветераны Бозина Таисия Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Таисия Ивановна Татарстан АССРның Алексеевск авылында туа. Сугыш елларында әзерләү конторасында эшли: терлек тиреләрен сортлый, чистарта,

 

аларны майдан арындыра, йонны чистарта. 1949 елдан ХХҮ дә тегүче булып эшли, ә 1971 елда  ипи пешерү оешмасына  камыр бутаучы булып урнаша, аннан лаеклы ялга чыга. Таисия Ивановна ире белән бергә кызлары Надежданы тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Таисия Ивановна якыннарының, туганнарының кайгыртучанлыгын тоеп яши. Аның ике оныгы, ике кыз оныкчыгы һәм ике малай оныкчыгы бар.

Кадерле ветераннарыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International