Парламентарийның эш визиты. Олег Морозов Алексеевск районына килде.

2022 елның 13 мае, җомга

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов Алексеевск районына эш визиты белән килде.

Муниципалитет башлыгы Сергей Демидов озатуында парламентарийның беренче объекты Олы Тигәнәле мәктәбе булды. 2014 елдан башлап бу мәктәп милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәге булып тора: татар телендә белем бирүче база инновацион гомуми белем бирү учреждениесе. Олег Викторович укучыларны сәламләде һәм уку елының уңышлы тәмамлануын теләде.

Шунда ук, Олы Тигәнәле мәктәбенең актлар залында, Кадировлар Рәфхәт Гарип улы һәм Рәшидә Мингалеевнаны хөрмәтләделәр. Олы Тигәнәле авылында яшәүче гаиләне 60 ел бергә гомер итүләрен, бриллиант юбилейлары белән котладылар. «Бүген гаилә кыйммәтләре алгы планга чыга. Сезнең гаилә-ул эталон, күп буыннар өчен үрнәк. Нык сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!» - Кадировлар Рәфхәт Гарип улы һәм Рәшидә Мингалеевнаны Олег Викторович котлады.

Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Ралиф Гатинга инвалид коляскасы тапшырды. Моңа кадәр депутатка мондый хәйрия ярдәме күрсәтү турындагы запросны «Бердәм РОССИЯ»партиясенең җирле бүлекчәсе җибәргән иде.

Аннары Олег Морозов Речное мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты. Шул ук бинада балалар бакчасы да урнашкан. Сергей Демидов белән бергә депутат бүлмәләрне карап чыкты, уку учреждениесе хезмәткәрләре һәм төзүчеләр белән аралашты.

Олег Морозов билгеләп үткәнчә, авыл балалары уңайлы шартларда белем алырга тиеш, ә мәктәп ремонтлана торган федераль программа моңа ярдәм итә.

Олег Морозов «Эдем» ит цехы һәм «Алексеевск сөт заводы»эше белән танышты. Шулай ук парламентарий районның җитештерү предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән дә очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International