Левашеволылар « Хәтер бакчасы»утырттылар.

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия акциясендә авылдан балалар да, өлкәннәр дә катнашты.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында  30 апрель көнне шимбә иртәсендә Левашевода мәдәният йорты, авыл советы, мәктәп хезмәткәрләре, «Каскад», «Яшьармиячеләр», «Юид »хәрби-патриотик клубларында катнашучылар җыелды. Алар нарат үсентеләре утырттылар.

« Безнең бакча үсәр һәм тарихта эз калдырыр дип өметләнәбез», - дип хәбәр итте Левашево авыл мәдәният йорты директоры Маргарита Машина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International