9 май көнне район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бай программа көтә.
7: 30 сәгатьтә бистә урамнары буйлап «Кама» кинотеатрыннан Җиңү паркына кадәр «Үлемсез полк»йөреше башланачак.
8: 00 сәгатьтә Казаков урамында Җиңү парады узачак, анда район мәктәпләре укучылары, көллият студентлары, оешма вәкилләре һәм Хәрби туганлык әгъзалары катнашачак. Парад кысаларында техника һәм байкерлар җәлеп ителәчәк.
8: 45 сәгатьтә Җиңү паркында Җиңү көненә багышланган истәлек митингы башлана.
« Ишегалдында концерт » программасы кысаларында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янына бару планлаштырылган.
11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район храмнарында һәм мәчетләрендә искә алып дога кылу булачак.
9.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр җиңел атлетика эстафетасы һәм марафон узачак.
19.30 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Җәмигъ мәйданында бәйрәм концерт программасы узачак. Тамашачылар алдында «Волга-Волга»төркеме чыгыш ясаячак.
22.00 сәгатьтә күк бәйрәм салютыннан балкыячак!