Хата тап, приз ал

2022 елның 29 апреле, җомга

Татарстанда татар телендә хаталар эзләү буенча икенче конкурс уза

1 сентябрьгә кадәр Татарстанда татар телендә торак йортларның элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрендә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларында хаталарны ачыклау буенча конкурс уза. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия бәйге башлап җибәрде.

Элегрәк кебек үк, конкурсны үткәрү мәйданчыгы итеп «Халык контроле» ТР ДМС билгеләнгән иде. Аның катнашучысы автомат рәвештә «Исемдә һәм язулардагы хаталар» категориясендә үзенең белдерүен калдыручы һәркем була ала.

Ләкин мөһим шарт бар – ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән һәр катнашучы, һичшиксез, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (алга таба – ЕСИА) аша авторизацияне узарга тиеш.

Хәбәрнамәгә, гадәттәгечә, хаталар җибәрелгән яки тәрҗемәсе булмаган элмә тактаның фотосын теркәргә, шулай ук ул урнаштырылган адресны күрсәтергә кирәк.

Конкурс нәтиҗәләрен сентябрь аенда ясау планлаштырыла. Җиңүчеләр арасында республиканың 10 кешесе булачак, алар хаталар турында иң күп хәбәрләр җибәргән очракта. Алар барысы да махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International