Район кырларында уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау төгәлләнеп килә. Дымны ябу эше дәвам итә.
Бүгенгә 25 000 га (ягъни планлы мәйданнарның 42%) күмелгән. Билгеле булганча, язгы көн ел туйдыра. Барысын да вакытында эшләргә, һәм республика халкы өчен, беренче чиратта, яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Аграрийлар барлык тәкъдимнәрне үтәп эшлиләр. Чәчү эшләренең барышы турында газетаның түбәндәге санында укыгыз.