Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты 2022 елның 21 апреленнән «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр рәвешендә грантлар алу хокукына конкурс игълан итә.
Конкурс үткәрү махсус салым режимын кулланучы физик затларның һөнәри эшчәнлегенә ярдәм итүгә, Алексеевск муниципаль районының социаль һәм икътисадый тормышында актив катнашуга, үзмәшгульлек институтын үстерүгә юнәлдерелгән. Тулырак мәгълүмат район сайтында урнаштырылган https://alekseevskiy.tatarstan.ru/granti.htm