Алексеевскилылар атна саен район үзәгендәге ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясеннән артык продукция сата алалар.
Ит, яшелчә һәм башка (азык-төлек һәм азык-төлек булмаган) продукция белән сәүдә итүгә гаризаны 88434124565 телефоны буенча калдырырга кирәк.
Ярминкәләр ДОСААФ каршындагы мәйданда атна саен (шимбә көннәрендә) 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр уза. Чираттагы ярминкә шимбә көнне, 30 апрельдә булачак.