"Тоннель" операциясе

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Руслан Шакиров хәбәр иткәнчә, 2022 елның 22 апреленнән 25 апреленә кадәр Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан "Тоннель" операциясе узачак.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспорт чарасы конструкциясенә тиешле үзгәрешләр кертмәгән, шулай ук транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән шоферларга аерым игътибар бирәчәк.

Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International