Алексеевскида Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Әлки, Спас, Балык Бистәсе, Чистай, Алексеевск районнары һәм Түбән Кама егетләре һәм кызлары арасында мәктәп волейбол лигасы ярышлары узды. Ярышлар ике көн барды. Беренче көнне лидерлык өчен кызлар көрәште. Нәтиҗәләр шундый:"алтын" - әлкилеләрдә, 2 урын - Чистай командасы, ярышларның "бронза" медален Яңа Чишмә районы командасы алды.
Егетләр командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Түбән Кама, 2 урын - Әлки, 3 урын - Спас районы.