Родники урта мәктәбендә «Мукшы һәм эрзә телләрендә тоталь диктант» дигән Бөтенроссия белем бирү акциясе узды. Акция инде тугызынчы тапкыр үткәрелә. Эрзә һәм мукшы мордва телләренең субэтнослары булып тора. Алексеевск районында эрзә теле өстенлек итә. Тоталь диктант үткәрүнең максаты - мордва телләренең грамоталылыгын арттыру һәм популярлаштыру. Акциянең координаторы - Мордовия Республикасының Мәдәният, милли сәясәт, туризм һәм архив эше министрлыгы ярдәме белән фин-угыр халыклары мәдәниятләренең Идел буе үзәге. Акция мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды.