Изге Алексий мәхәлләсенең шәфкать туташлары инициативасы белән районда кием-салым, аяк киеме һәм уенчыклар алырга мөмкин булган бина барлыкка килде.
Алексеевск округы благочинные, протоиерей Павел Чурашов хәер-фатихасы буенча, гуманитар склад Воскресение Христов храмының цоколь катында урнашачак. Ачылу тантанасында Павел атакай белән бергә символик тасманы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзина да кисте.
Склад килүчеләрне чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 12 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча көтә. Алексеевск штб., Собор мәйданы, 1 й. Шулай ук чиркәү кибетенә мөрәҗәгать итәргә яки +79274024985 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.