"Таң" газетасы редакциясенә Мурманск өлкәсеннән Иван Морозовтан хат килде. Ул Кыркүлдә туып-үскән бабасының туганнарын эзли. Туганнарымны эзлим. Ярдәм итегез.
"Минем бабам (җәннәт иясе булсын) 1921 елда туган, Кыркүл авылыннан Морозов Иван Ефимович. Аларның да зур гаиләсе бар иде... Мин тарихны, үземнең генеалогиямне белергә телим. Нинди дә булса мәгълүмат эзлим.
Хөрмәтле газета укучылар, сайтны булдыручылар һәм редакторлар! Ярдәм итегез, зинһар, туганнарыбызны эзләгәндә?! Бәлки, авыл картларыннан кем минем бабамны хәтерлидер? Ә бәлки, бүгенге көнгә кадәр дә авылда туган-тумачаларымның берсе яшидер?
Бабамның абыйлары һәм сеңелләре - Андрей (төгәл) һәм Григорий (исеме төгәл түгел), Клавдия(?) һәм Анастасия(?).
Бөек Ватан сугышы башланганчы һәм чакыру вакытында (интернетта архив документларыннан) бабайның хатыны Акулина Трофимовна була. Минем әбием, билгесез сәбәпләр аркасында, аңа булырга туры килми.
Бабам сугышны үткән. Курск дугасында Прохоровка авылы янында танк сугышында катнашкан. Танкта янган. Искиткеч очрак белән исән калган.
Ничек итеп ул Кольск ярымутравында булып чыгуы миңа билгеле түгел. Биредә, Мурманск өлкәсенең көньягында ул әбиемә өйләнә, аларның 5 балалары туа, шулар арасында минем әтием Сергей да бар.
Иван Ефимович 1986 елның язында вафат булды.
Мине бабам хөрмәтенә атадылар. Кемдә дә булса мәгълүмат булса, миңа языгыз, зинһар".
Почта: morivser@yandex.ru
Телеграм: @morivser
Хөрмәт белән,
Иван Сергеевич Морозов