Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрель аенда ук бирелә.
Татарстан Республикасында Җиңү көненә еллык түләүне 438 ветеран алачак, шуларның 6сы Алексеевск районының ветераннары. Түләү РПФ территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә гариза бирү тәртибендә башкарыла. Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү РФ Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында» 2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.