Алексеевск студентлары космонавтларны коткару һәм эзләү турында күп кенә яңалыклар белделәр.
Космонавтика көнендә аграр көллияттә озак еллар космонавтларны очраткан Юрий Исаев булды. Традиция буенча, 12 апрельдә Юрий Александрович В.И.Абрамов исемендәге туган як музеенда була. Быел музейдан соң ул көллият студентлары белән очрашты һәм Казакъстан далаларында орбитадан кайткан космонавтларны эзләүдә ничек катнашканлыгы турында сөйләде. Очрашу турында тулырак газетаның түбәндәге басмаларында укыгыз.