Алексеевскида, икенче мәктәп базасында, "Экология, тынычлык һәм без" республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Интеллектуаль чара Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан 70тән артык кешене берләштерде. Казан, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Кукмара, Теләче, Буа, Яңа Чишмә, Чирмешән, Алексевск районнарыннан балалар экологик һәм иҗади проектлар белән чыгыш ясадылар. Иң яхшы катнашучылар жюри әгъзалары - Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге вәкилләре тарафыннан билгеләнде. Чара ТРда Рус географик җәмгыяте һәм ТР Экология министрлыгы ярдәме белән өченче ел уза. Искәртәбез, узган елның декабрендә педагоглар өчен конференция узды, анда республиканың 12 муниципаль берәмлегеннән 68 укытучы һәм хезмәткәрләр катнашты.