Педагогларның профессиональ уңышлары

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Педагогик осталык конкурсларында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәрен атыйк

Алексеевскида «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этапларында, тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык буенча «Кеше тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы бүләкләү булды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альбина Симашева үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, һөнәри осталык конкурслары – тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге генә түгел, ә педагогик коллективны берләштерү өчен яхшы сәбәп тә, чөнки, кагыйдә буларак, конкурсантны бөтен мәктәп коллективы әзерли.

«Ел тәрбиячесе» номинациясендә Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңүче һәм призерларның исемнәре: 6 нчы номерлы «Бал корты» балалар бакчасы тәрбиячесе Антонова Оксана Леонидовна, I урынны яулады.

Казыпать Евгения Сергеевна, 3 нче номерлы «Әтәчкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе, II урын алды. Золотова Лариса Анатольевна, 5 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасы тәрбиячесе, III урын алды.

Безроднова Татьяна Александровна, 2 нче «Куянкай» балалар бакчасы тәрбиячесе, конкурс лауреаты.

Феоктистова Ольга Александровна, 4 нче «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе, шулай ук «Ел тәрбиячесе» номинациясендә конкурс лауреаты.

 

«2021/2022 елда Татарстан Республикасында Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары: Харитонова Светлана Сергеевна, 1 нче Алексеевск урта гомуми белем мәктәбенең биология укытучысы (1 нче урын), Антонов Владислав Юрьевич, 2 нче мәктәпнең математика укытучысы (II урын).

Кыркүл мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ткаченко Ләйсән Рәшит кызы «Россия Ел укытучысы» конкурсында өченче урынны, шулай ук тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән һөнәри осталык конкурсында өченче урынны яулады.

"Педагогик дебют» номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:

Боровиков Герман Олег улы, 3нче Алексеевск УГБМ математика укытучысы (I урын).

Хлопова Татьяна Владимировна, Биләр биология укытучысы (II урын).

Зарипова Рамилә Илдар кызы, 1нче Алексеевск УГБМ математика укытучысы (III урын).

«Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы-2022» номинациясендә 2нче Алексеевск УГБМ татар теле укытучысы Маргарита Николаевна Аношина җиңүче дип табылды.

 

«Тәрбия процессы белән идарә итү» номинациясендә Юеш Көрнәле мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Гөлназ Наил кызы, Ромодан мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Егорова Олеся Дмитриевна, Биләр мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Михайлова Елена Викторовна бүләкләнде.

«Сыйныф коллективын тәрбияләү» номинациясендә Биләр мәктәбе укытучысы Герасимова Светлана Владимировна; Лукина Наталья Леонидовна, Алексеевск 2 нче мәктәбе укытучысы; Фасахова Татьяна Петровна, Ромодан мәктәбе укытучысы бүләкләнде.

«Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләрнең тәрбия траекторияләре» номинациясендә Ракова Евгения Александровна, Левашево мәктәбенең педагог-оештыручысы; Бутлеровская Любовь Михайловна, Биләр мәктәбенең педагог-оештыручысы; Дубровина Наталья Борисовна, 3 нче Алексеевск мәктәбенең педагог-оештыручысы бүләкләнде.

 

«Йөрәгемне балаларга бирәм» тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурсында җиңүчеләр һәм призёрлар: Елдашева Надежда Ивановна, Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы, Гыймадиева Гүзәлия Хәниф кызы, Балалар иҗат үзәге өстәмә белем укытучысы.

Физик культура һәм спорт өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү программалары буенча белем бирүче педагогик хезмәткәрләр арасында һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре: Абдуллин Марат Гайнулла улы, балалар-яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе тренер-укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International