Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2022 елның 26 апрелендә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «Бала карау ялында булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында» темасына «Хатын-кыз игътибары» телефон линиясен оештыра.
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен).