«Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне»

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Алексеевскида «Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды. Булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре база дәрәҗәсендәге математика буенча белемнәрен тикшерделәр. Математика-аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән. Катнашучылар БДИда катнашучыларга тәкъдим ителәчәк биремнәр һәм биремнәрдән төзелгән имтихан эшен яздылар.
Сынап карау барышында өлкәннәр имтиханның барлык процедуралары: теркәлү, телефон һәм шәхси әйберләр тапшыру, имтихан алды контроле аша уздылар, бланклар тутырдылар. Алар дәүләт имтиханнарында контрольнең ничек тормышка ашырылуын, имтихан пунктларында нинди эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үтәлүен, имтихан материалларының ничек басылуын һәм эшкәртелүен күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International