Бүген Биләр мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары "Дустанә сыйныф серләре" республика конкурсы зона этабында җиңү өчен көрәштеләр.
Сынаулар Болгар шәһәрендә узды. Анда безнең команда "Халык сәнгате" иҗади проектын бик яхшы яклады, үзенең "визит карточкасын" күрсәтте һәм оригиналь рәвештә "Дустанә сыйныф серләре" күргәзмәсен тәкъдим итте. Биләрлеләр моның өчен өченче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!