Янгыннар статистикасы

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елда Алексеевск районында 41 янгын булган. Янгыннарда 3 кеше һәлак булган. Торак секторда янгын чыгуның төп сәбәпләре электр җиһазларын һәм электр-көнкүреш приборларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу; ут белән саксыз эш итү, мичләр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Янгыннар чыгу куркынычын минимальләштерү, шулай ук профилактик эш башкару өчен районда профилактик төркемнәр төзелде. Алар торак фондын, ялгыз өлкән гражданнарның яшәү урыннарын, күп балалы гаиләләрне һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне карап чыгалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International