Алексеевскида медицина Советы узды.

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Алексеевскида медицина Советы узды. Киңәйтелгән утырыш район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев рәислегендә узды.
45 табиб һәм 187 урта медицина хезмәткәре безнең район халкына ярдәм күрсәтә.
2021 елда туучылар коэффициенты артты, дип билгеләп үтелде. Ерак торак пунктларда яшәүчеләргә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен «мобиль поликлиника» күчмә комплексы эшләде, аның хезмәтеннән 794 пациент файдалана алды. Коронавирус белән авырган алексеевскилылар тирән диспансерлаштыруны уза алсын өчен, график буенча авыл торак пунктларына барып мобиль бригада оештырылды. Медиклар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына аерым игътибар иттеләр, алар өчен тирәнтен медицина тикшерүе оештырдылар. Бу максатлар өчен кирәкле барлык лаборатория тикшеренүләрен үткәрү мөмкинлеге булган мобиль табиблар бригадасы оештырылды.
Утырыш ахырында медиклар ведомство бүләкләрен алдылар. Бүләкләнүчеләрнең исемнәре-якын арада "Таң" чыгарылышында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International