1 апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре артачак
Социаль пенсияләрне индексацияләү, узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, ел саен 1 апрельдә башкарыла.
2022 елда социаль пенсияләрне индексацияләү 7,7% дәрәҗәсендә планлаштырылган иде, бу 2021 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы күләменең 2020 ел өчен шул ук зурлыкка чагыштырмасы.
2021 елда кабул ителгән Президентның яшәү минимумын һәм иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарларын исәпкә алып, 8,6% ка, социаль пенсияләр 2022 елның 1 апреленнән шулай ук 8,6% ка индексацияләнә.
Татарстанда апрель ае индексациясе 82 мең социаль пенсия һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучыга кагылачак.
Дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алучылар булып хәрби хезмәткәрләр, радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, космонавтлар, шулай ук һәлак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләр һәм чернобыльчеләр гаиләләренең эшкә сәләтсез әгъзалары тора.
Социаль пенсияләрне алучыларга төрле шартлар нигезендә иминият пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажына ия булмаган, туендыручысын югалткан, түгәрәк ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар һәм ата-аналары да билгеле булмаган балалар керә.
«Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүгә килгәндә, ул инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларга гына үткәреләчәк. Ә менә картлык буенча социаль пенсия алучыларны эшкә урнаштыру факты индексациядән генә түгел, бөтен пенсиядән дә мәхрүм итә, чөнки аны пенсионер хезмәт иткән вакытта туктатып торалар», – дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.