Алексеевскилылар татар телендә хаталарны ачыклауга үз өлешләрен кертә алалар
Татарстанда 2022 елның 1 мартыннан 1 сентябренә кадәр татар телендә элмә такталарында һәм мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклау буенча конкурс уза.
Конкурста ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәм Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша авторизация үткән, шулай ук «Халык контроле»ТР ДМСна хәбәр биргән Татарстан Республикасының барлык гражданнары катнаша ала.
