Авыл хуҗалыгында модернизацияләү һәм цифрлаштыру

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Район хуҗалыклары техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүне дәвам итәләр.

График буенча «Красный Восток» бүлекчәләрендә техника ремонтлана. «Төньяк Алексеевск» ВЗПда ремонт остаханәләрендә тракторларны һәм тагылма агрегатларны ремонтлау буенча планлы эш алып барыла.

Сахаровка читендә урнашкан остаханәдә механизаторлар Илнур Гыймадиев, Алексей Вашарин һәм остаханә мөдире Рашат Вәлиев кукурузны һәм көнбагышны рәтләп эшкәртү өчен культиваторны модернизацияләү белән шөгыльләнәләр: аңа сыек ашлама өчен сыешлык урнаштырылачак. Моның өчен механизаторлар мичкә өчен каркас әзерләгәннәр һәм, туфрак эшкәртү вакытында сыек ашламалар кертергә мөмкин булсын өчен, культиватор аягы янына трубкалар салалар. Шулай ук анда насослар һәм ашламаларны автоматик рәвештә бирү өчен башка электрон җайланмалар урнаштырылачак. Ә механизатор кабинада калган сыеклык санын күзәтәчәк.

"Элек анда коры селитр салынган тартмалар тора иде. Һәм аны таратканда үзләштерелү нибары 15% тәшкил итә. Ә мичкә урнаштыру процессны оптимальләштерергә ярдәм итәчәк һәм авыл хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеген арттырачак, чөнки сыек ашламалар шунда ук җиргә сеңә һәм тиз арада нәтиҗә бирә. Икенче көнгә диярлек. Катнаш сыек азотлы ашламалар куллану өчен эретмәле төен куелды. Бу культиваторга куйган сыешлык күләме 650 литр, һәм ул якынча 5 гектарга җитәчәк. Өстәвенә, йөк төяү эшен дә гадиләштерә: трактор цистерна янына килә һәм 5 минут эчендә сыеклык тутырыла. Элеккечә чиләкләр белән төяргә кирәкми. Моңа ким дигәндә ярты сәгать вакыт китте, - ди хуҗалык җитәкчесе Степан Скворцов.

Бер шундый агрегат инде эшкә әзер, һәм модернизация тәмамланганнан соң бу бүлектә сыек ашлама кертү өчен ике комплекс булачак. «Красный Восток»ның башка бүлекчәләрендә дә шуның кадәр агрегат булачак. Югарыда әйтелгәнчә, яңартылган культиваторларда Алексей Вашарин һәм Илнур Гыймадиев эшләячәк. Алар культиваторларда эш белән генә чикләнмәячәк, дип сөйләделәр.

"Яз көне культиваторлардан тыш тракторларга тырмалар, шугалаклар тагабыз. Сиптерүдә, җәен печән чабуда катнашалар. Көз көне сабанны эләктерәбез. Ял итәргә вакыт юк", - диләр механизаторлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International