Яктырдылар һәм сезгә дә киңәш итәбез!

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

1 нче һәм 4 нче мәктәп укучылары «Яктыр» профилактик акциясендә катнаштылар.

Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Чистай бүлеге начальнигы Светлана Сидорова җитәкчелегендә үткәрелде.

Очрашу җәяүлеләрнең юл йөрү өлешендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында әңгәмә белән башланып китте. Еш кына җәяүле, бигрәк тә бала, машина йөртүче өчен кичке вакытта күренми. Яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган әйберләрне куллану кешенең юлда барлыкка килүенә реакциясен арттыра. Кунаклар мәктәп укучыларының игътибарын тәүлекнең караңгы вакытында юл хәрәкәте иминлеге максатларында яктылыкны кире кайтаручы элементларны киемдә урнаштыру зарурлыгына юнәлтте.

"Чын җәяүле үзен ышанычлы тота, транспорт чараларын йөртүчеләр дә аңа хөрмәт белән карый, - дип билгеләп үтте ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Шакиров. - Автомобильләр катгый кагыйдәләр буенча йөри. Җәяүлеләр өчен дә белергә һәм төгәл үтәргә кирәк булган кагыйдәләр бар."

Соңыннан балалар бүләккә яктылык кайтаручы элементлар һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International