Г.С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Камилә Хәсәншина рус телендә белем алучы мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында туган (татар) әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды. Укытучы-остазы - Кутуева Р.М.
Котлыйбыз!
Биләр мәктәбе укучылары республика конференциясендә җиңде. 11 сыйныф укучылары татар галим-мәгърифәтчесе Ибраһим Хальфин истәлегенә багышланган XVII Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Ләйсән Гыймадиева һәм Арина Угахина үз юнәлешләрендә беренче урынны яуладылар. Ә Регина Макарова икенче урынны яулады. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!
11 февральдә "AV PRO аудио-видео карарлар" компаниясеннән "Минем хыялым классы" Бөтенроссия проектлар конкурсы тәмамланды. Конкурс берничә этапта узды. Анда Россиянең төрле мәктәпләреннән 249 эш катнашты. Алексеевск укучылары да читтә калмады. Г.С. Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мирзагалиева Айсинә финалга барып җитте һәм үз сыйныфы өчен 118 000 сумлык Panasonic мультимедиа-проекторын отты.