Иң яхшылары!

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Тренер Сөләйманов Бари Равил улы җитәкчелегендә билбау көрәше буенча Алексеевск районы командасы Татарстанда 2021 елда иң яхшысы дип табылды.

 Азнакайда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында нәтиҗәләр ясалды.

Безнең "алтын" состав:

Өч тапкыр чемпион Абрамов Алексей Михайлович, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 1 урын алган, сигез тапкыр чемпион Сөләйманов Габдеҗәлил Бари улы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 1 урын алган, ике тапкыр чемпион Латыйпов Тимур Рафаэль улы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 3 урын алган, өч тапкыр чемпион Закиров Илнар Альберт улы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 3 урын алган, дөнья беренчелегендә 2 урын алган Грачева Анастасия Алексеевна, Россия беренчелегендә 3 урын алган, Бахимова Ксения Дмитриевна, Россия беренчелегендә 3 урын алган, Зубрилов Данила Алексеевич, Россия беренчелегендә 2 урын алган Кулемин Егор Михайлович, Россия беренчелегендә 2 урын алган.

Спортчыларны һәм тренерны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International