Юбилей белән, Мария Ивановна!

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле якташыбыз Мария Уварова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мария Ивановна Татарстан АССРның Алексеевск районы Бутлеровка авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Сугыш елларына кадәр яшь кыз төрле эшче булып эшли. 1954 елда кияүгә чыга. 1968 елда ире белән бергә Зур Полянка авылына күчәләр, анда лаеклы ялга чыкканчы пекарняда икмәк пешерүче булып эшли. Мария Ивановна ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер бәхетле юбилярның 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International