Суд утырышларында читтән торып катнашырга, шулай ук дәгъва белдерүләрен һәм башка документларны электрон рәвештә бирергә рөхсәт итә торган закон имзаланды.

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Суд утырышларында читтән торып катнашырга, шулай ук дәгъва белдерүләрен һәм башка документларны электрон рәвештә бирергә рөхсәт итә торган закон имзаланды.

РФ Конституциясенең 46 статьясындагы 1 пункты нигезендә Россия Федерациясенең һәр гражданына суд яклавы хокукы гарантияләнә.

Сатучы (башкаручы) тарафыннан бәхәсне хәл итүнең тәкъдим ителгән варианты кулланучыны канәгатьләндермәсә яки сатучы (башкаручы) таләпләргә каршы килмәсә, кулланучы үз хокукларын суд тәртибендә якларга хокуклы, мондый хокукны 2300-1 номерлы РФ Законының 17 статьясындагы 1 пунктында беркетелгән.

2021 ел ахырында дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы ярдәмендә дәгъва гаризалары, гаризалар, шикаятьләр, тәкъдимнәр һәм башка документларны (2021 елның 30 декабрендәге 440-ФЗ номерлы Федераль закон) тапшырырга рөхсәт итүче законга кул куелды. Моннан тыш, бу документларны РФ Югары суды билгеләгән мәгълүмат системасы аша, йә арбитраж процессында катнашучыларның электрон документ әйләнеше системасы аша судка җибәрергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, төзәтмәләр кертелгәнче дәгъва гаризасы һәм документларны шулай ук электрон рәвештә тапшырырга мөмкин иде, тик бары тиешле суд сайтында махсус форма ярдәмендә генә.

Суд повесткалары һәм башка суд хәбәрләре процесста катнашучыларга дәүләт хезмәтләре Порталы аша да җибәрелергә мөмкин. Бу бары тик повестка һәм хәбәр алырга ризалык бирүчеләргә генә кагылачак.

Моннан тыш, судта техник шартлар булганда процесста катнашучылар эш материаллары белән электрон формада таныша алачаклар.

Ниһаять, суд утырышында видеоконференция-элемтә системалары ярдәмендә генә түгел, веб-конференция системасы ярдәмендә катнашырга рөхсәт ителә. Шул рәвешле, бу процесска смартфон, ноутбук яки башка шәхси гаджет аша да кушылырга мөмкин булачак. Моның өчен судның техник мөмкинлеге булырга тиеш, ә эштә катнашучы тиешле гариза язарга тиеш булачак.

Барлык яңа кагыйдәләр 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде, әмма судта техник мөмкинлек булганда гына кулланыла.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International